“Сөт-иле-Минзәлә” филиалы “Якты юл” бүлекчәсе җитәкчесе Эльверт Шәймарданов әйтүенчә, бүлекчәдә барлыгы 920 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 306 башы савым сыерлары. Ел башыннан биредә 72 баш бозау алынган. Яңа туган малкайларга җылы бүлмәләр әзерләнгән, һәрберсенә үсә төшкәч урын-түшәк булдырылган. Көндәлек үсеш 650-700 грамм тәшкил итә, аларга бөртек катнашмасы, яшел печән бирелә, алларында һәрвакыт җылы су бар. Яңа туган бозауларга сөт эчерер өчен такси сатып алганнар. Һәр эштә уңыш нигезе – әлбәттә кешеләр. Эльверт Ринат улы әйтүенчә, коллективта уңган, тырыш терлекчеләр эшли. Сыер саву операторлары Ләйсәния Фәсхиева, Миңсылу Мингалимова, Фәйрүзә Шәфиуллина, Гөлчәчәк Шишкина, Татьяна Колпакова, сыер савучыларны алыштыручы Рөстәм Юсу- пов, бозау караучылар абыйлы-энеле Руслан һәм Семен Синдрявкиннар, Вера Зотова (рәсемдә), терлекчеләр Павел Москалев, Фәнис Әхмәтҗановлар нәкъ шундыйлардан. Әйе хуҗалыкта үз эшен яратып, тырышлык салып башкаручылар бихисап. Бүген монда 20 дән артык кеше эш урыны тапкан. Хуҗалык җитәкчелеге көтүлекне яңартуга ныклы игътибар бирә. Узган ел гына да төп көтүгә 100дән ар- тык тана кертелде, быел шул таналардан бозаулар алына. Белгечләрне чакыртып киңәшләшеп торабыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Эльверт Шәймарданов. – 10 елдан артык шушы хуҗалыкта тир түгәм инде: бозау да карадым, бер ара сәламәтлегем буенча группа алып өйдә дә утырдым, кайда кушсалар, шунда эшләдем, – ди ферманың алдынгы са- вымчысы Ләйсәния Фәсхиева. – Сыер сауганыма да 7 ел була. Чын крестьян ферма тулы мал бул- са, эшең җайлы булуын яхшы аңлый. Ә “Якты юл” да бу җәһәттән тулы тәртип. Әле күптән түгел генә ферманы төзекләндерү эшләре башкардык, агарттык, дезинфекцияләдек, – ди фер- ма мөдире Расих Газизов. Аның җитәкчелегендәге бригада әгъзалары: Разим Минһаҗев, Рамил Исмәгыйлов, Зөфәк Хисмәтуллин, Фәнил һәм Раил Газизовлар салкын ме- тод белән тәрбияләү торагына идәннәр җәеп, һәр бозауга урын-түшәк ясаганнар.
Ул торакта 2 айдан алып 4 айга кадәрле бозауларны асраячаклар. Расихның бригадасы тораклардан малларга җылы су эчерү җайланмасы ясау буенча да шактый эш эшләгән, алар көче белән 8 җирдә малларга эчәр өчен җылы су җайланмасы ясалып куелган. Шулай ук бу бригада әгъзалары Юртаудагы фер- мада да шундый җайланмалар ясаганнар, алар тиздән Мәлкән фермасына да барып шундый җайланмалар ясаячаклар. Икенче бригада 8 ел буш торган иске бозау торагын авыл җирлегендә эшләүчеләр төзекләндергән. Бу эштә Рәшит Әхмәтшин, Җәүдәт Борһанов, Ирек Заһидуллин хезмәт куйган. Алар шулай ук бу торакның эчен сүтеп, 54 бозауга урын-түшәк ясаганнар, идәннәрен алыштырганнар. Хуҗалыкта фермада үткәрелгән ремонтның уңай йогынтысын тоярга да өлгергәннәр инде. Җитештерелгән продукциянең күләме арту һәм сыйфаты югары булу, табышлы эшләп, фи- лиал кассасын тулыландыру мөмкинлеген киңәйткән. Без булган көнне бирегә тәҗрибә уртаклашырга, Аю фермасын карарга “Сөт иле-Минзәлә” филиалының Мәлкән бүлекчәсенең элеккеге җитәкчесе, хәзер Мөслим районының «Сөт иле - Урожай» филиалы генераль директоры Илфар Халиков та үз кул астында эшләүче хуҗалык җитәкчеләрен алып килгән идее Алар да Аю фермасындагы үзгәрешләрне, яңалыкларны күреп шаккатып киттеләр. Бу агрофирма терлекләренә Аю фермасыннан сенаж, силос алып китәләр икән. Барлыгы фермадан ике мең тоннадан ар- тык терлек азыгы җибәрелгән. Эшләре көйле баргач, кәефләре дә шәп терлек- челәрнең. Тырышсаң, бер урында таптанмасаң, максатларны тормышка ашырырга мөмкин. сан Фермадагы раздой сыерлары өчен 200 литрлы савытны тышлап, термос итеп ясап куйганнар, бу савытка алар 50 кило катнаш азык, 100 литр кайнар су һәм 140 грамм «Универсал» ферменты салып бол- гаталар. Әлеге катнашма 3-4 сәгатьтән әзер була. Бу ферментны һәр сыерга ике кило исәбеннән бирәләр. Бүгенге көндә Аю фермасында барлыгы 3346 килограмм сөт савып алына, бу узган елның шул чорына караганда, 950 килограммга артык.
Юрий Исламов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы: Аю фермасында Мөслим районы терлекчеләре өчен генә түгел, республика күләмендә үрнәк алырдай мисаллар, өйрәнердәй эшләр бар.
Дилфас ГАЛИЕВ