Күркәм башлангыч

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

ТОС җитәкчеләре (территориаль җәмәгать җирлеидарә) район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә безнең шәһәрнең хезмәт ветераннарына багышланган “Сезнең хезмәт хөрмәткә лаек” дигән бәйрәм оештырдылар.

Кичәне алып баручы (ул шулай ук сце­нарий авторы-куючы) 3 нче номерлы ТОС җитәкчесе Надежда Волощенко булды. Калган ТОС җитәкчеләре – Лариса Горяче­ва (2 нче номерлы ТОС), Гөлфия Хәлимова (1 нче номерлы ТОС), Валентина Автулева (5 нче номерлы ТОС) һәм Лола Хәкимова (4 нче номерлы ТОС) оештыру мәсьәләләрен карадылар һәм чәй өстәле әзерләделәр. Чараның максаты безнең якташларның үз халкына, республикага һәм илгә биргән күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү, безнең белән янәшәбездә яшәгән кешеләрне белү иде. Чакырыл­ган ветераннар: Дания Нурмөхәммәтовна Нигъмәтуллина, Елена Алексеевна Бо­лонина, Альберт Шәехович Зыятдинов, Александр Леонидович Липин, Юныс Идрисович Мөхетдинов, Зоя Васильевна Киреева, Фәния Шәриповна Фәррахова, Татьяна Васильевна Адылева, Фарсия Мөбәрәкҗановна Хәбирова, Сәгыйдә Шамиловна Зәкиева, Нина Николаевна Галиутдинова, Нина Анатольевна Моста­фина, Сәкинә Минибаевна Шәйхарисова, Әнәс Галимханович Хәкимҗанов, Сер­гей Александрович Холкин – игътибар үзәгендә булдылар, аларны җырлар белән котладылар, алар өчен биеделәр һәм шигырьләр укыдылар. Котлау номерлары ике дәүләт телендә башкарылды. Хезмәт ветераннары бәйрәм башланганда һәм тәмамланганда тамашачылар алкышлары астында булдылар, бәйрәмне оештыру­чылар белән истәлеккә бергәләп фото­га төштеләр. (фотоны карагыз: сәхнәдә хезмәт ветераннары ТОС җитәкчеләре белән). Кичә барышында буыннан буынга күчү идеясе – ветераннарның яшь буынга тапшырган тәҗрибәләре һәм осталыклары ассызыкланды.

Биредә катнашучыларның кайберләре гомерләрен багышлаган, лаеклы хезмәтләре белән дан казанган кай­бер һөнәрләр хакында күпләрнең бәлки ишеткәннәре дә булмагандыр. Аларны тәбрикләгәндә җылы сүзләр әйттеләр.

Үзенең эшчәнлеген узган елда башлап җибәргән ТОС җитәкчеләренең оешкан коллективы бөтен сорауларны бергә киле­шеп хәл итә, шулай ук чарага әзерләнү һәм үткәрү дә моның ачык мисалы.

5 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, “Зоренька” ансамбле әгъзалары (җитәкчесе Әлфинур Сизо­ва) ветераннарга үзенең “Ангел” биюен, ә “Шатлык” балалар бакчасы “Татар бию­ен” (җитәкче-хореограф Луиза Лакомкина) бүләк иттеләр. (Сүз уңаенда, бу чыгышлар безнең балалар бакчаларында хореогра­фия сәнгатенең канәгатьләнерлек эшләвен күрсәтә, безнең газетада 4 март санын­да чыккан пенсионер Фәнил Гариповның “Безнең балаларны кем биергә өйрәтә” дигән мәкаләсенә). ТОС җитәкчеләре сәнгать мәктәбенең (директор Ольга Крас­нова) аеруча яхшы эшләгәнен билгеләп үттеләр, җитәкчесе чараны әзерләгәндә һәрвакыт ярдәмгә килә. Солистлар Со­фья Лебедева, Анна Паранина, Фәизә Бәдриева, Динара Фәрдиева (җитәкчеләре Наталья Муринова) өлкәннәрне һәм ба­лаларны үзләренең җырлары белән шат­ландырдылар. Лилия Гыйбадуллина “Мари биюе”н башкарды.

“Бу чара шәһәрдә беренче үткәрелә. Алга таба бу традициягә әверелсен иде”, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов. Ул ветераннарны бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, бәхет теләде. Өлкәннәргә чәчәк букетла­ры һәм исемнәре залда яңгыраган, шулар оештырганга үткән бу чарада актив катнаш­кан иганәчеләрнең бүләкләрен тапшырды­лар. Болар Рәсим Кавиевич Габдрахманов – “Коммуналь челтәрләр” ААҖ генераль директоры, Олег Федорович Иванов – “Эле­ком” ҖЧҖ директоры, Николай Николаевич Степанов “Лига” ҖЧҖ җитәкчесе, Юдин Егор Алексеевич – “Мензелинсксервис” ҖЧҖ, Роберт Шәйхелевич Шәймарданов – Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры директоры, Флүн Гарәфетдинович Гәрәев, Рамил Габдулхако­вич Кәримов – “АТП” ҖЧҖ директоры. ТОС җитәкчеләре аларга игътибарлы булганна­ры өчен рәхмәт әйттеләр.

Өлкән буын кешеләре белә, ә мәктәп укучылары һәм студентлар кичәдә ишетеп белделәр, заманында (1989 елда) хезмәт ветераны Елена Алексеевна Болонина инициативасы белән картлар һәм инва­лидлар өчен интернат ачылды, шулай ук бу киң күңелле ханым тәрбиягә алган ике бала тәрбияли. 1 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныфында укучы улының котлавы, рәхмәт сүзләре белән бүләк тапшыруы бик дулкынландыргыч мизгел булды. Зал­да педкөллиятнең 8 нче сыйныфында уку­чы кызы да бар иде. Хезмәт ветеранының якыннары, күршеләре, дуслары яшь буын­га ветераннан күп нәрсәгә өйрәнергә була, дип тәкъдим иттеләр, бәйрәмнең героен котладылар. Алар үз чиратында яшьләргә теләкләр теләделәр, ә алып баручы аларның гаиләләренә һәм якыннарына җан тынычлыгы, бәхет, шатлык теләде.

2015 ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү белән истәлекле булачак. Софья башкаруында “Победа” җыры, бу юнәлештә зур масштаблы зур эш алып барылганлыгы турында искәртте. Бу чы­гыш залда утыручы ветераннарны дулкын­ландырды. Өлкәннәр алдында мәдәният йортының “Тылсым” вокаль ансамбле (җитәкчесе – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Данир Фәхретдинов) дә чы­гыш ясады. Анна Паранина башкаруында “Бабушкин чарльстон” биюе дә өлкәннәр күңеленә хуш килде. Район җитәкчелеге бик уңышлы сайлаган ТОС җитәкчеләрен, аларны бит районда электән үк лаеклы хезмәт иткәннәре өчен хөрмәт иттеләр. Алар бит үзләре дә шушы халыкның бер кисәге, алар бу проблемаларның эчендә кайныйлар, шундый ук шартларда яшиләр, алар белән янәшә, халык вәкилләре булып торалар, аларга үзләренең теләкләрен, үтенечләрен, зарларын, мөрәҗәгатьләрен тапшыралар. Эшнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен бу вазыйфага килгәч кенә аңлыйсың. Эш фронты бик киң.

Надежда Волощенко, 3 нче номерлы ТОС җитәкчесе:

– Без – ТОС җитәкчеләре, әле барлык йортларны да йөреп чыкмадык, әле алда бик зур эш тора. Шуңа күрә, шалтырату­ларга җавап биргәндә, шуны әйтәсем килә, бу кичәгә 70 яшькә кадәрле ветераннарны җәлеп иттек (һәрберебез үз участогыннан 3 кеше сайлап алдык, барлыгы 15 кеше ча­кырылган иде), якыннан танышып өлгергән кешеләрне генә чакырдык. Бәйрәмдә дә әйтеп уздык, бу эш дәвам итәчәк, әле бит башы гына. Мондый кичәләр традициягә әверелергә тиеш. Алга таба үзебезнең участоктагы башка хезмәт ветеранна­рын исәпкә алачакбыз һәм алар белән эшләячәкбез. Чарага Яңа ел алдыннан әзерләнә башладык: ветераннардан интер­вьюлар алдык, мәдәният йорты сәхнәсендә аларның презентацияләрен әзерләдек (һәрбер ТОС җитәкчесе алдында “үз” иганәчесен табу мәсьәләсе торды), кыскача әйткәндә, бик күп эш башкардык.

Елена Болонина, хезмәт ветераны:

– Бу кичәгә чакырганнарына мин бик шат. Чарадан чын канәгатьләнү алдым. Әле шуның өстенә, сәхнәдә мине балалар котлады. Безнең өчен чәй өстәле оештыр­ганнар иде. Безне болай олыларлар дип көтмәгән идем. ТОС җитәкчеләренә бик зур рәхмәт.

Нина Николаевна Галиутдинова, хезмәт ветераны:

– Яшь буынга шуны телисем килә, тор­мыштан бары яхшылык кына алсыннар, аларны балаларына тапшырсыннар, онык- лары, оныкчыклары белән сөенсеннәр. Иң мөһиме – бөтен дөньяда тынычлык булсын, кайнар нокталар булмасын.

безнең белешмә

ТОС җитәкчеләре үзләренең уты­рышларына атнага бер тапкыр (дүшәмбе көнне) 9 сәгатьтә “Бер- дәм Россия” сәяси партиясенең ка­бул итү бүлегендә, Елена Федоровна Сысоева кабинентында җыелалар. Әгәр ТОС җитәкчеләренә сораула­рыгыз булса, шунда мөрәҗәгать итеп, үзегезнең ТОС җитәкчесенең телефон номерын белешә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International