Туган телебез сакланышы өчен һәркем җаваплы

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Быел Татарстанда татар теле буенча олимпиадада 7 нче сыйныф укучылары республика күләмендә беренче тапкыр очраштылар. Яңалыклар моның белән генә төгәлләнмәде, үткән еллардан аермалы буларак, быел олимпиадада республика буенча гомуми нәтиҗәдә иң күп балл җыйган укучылар гына катнашты. Безнең районнан татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында 12 укучы катнашты. Урыс урта мәктәп укучысы Гүзәл Идрисова (укытучысы Фәйрүзә Шәфигуллина) татар мәктәпләрендә укучылар арасында татар әдәбияты буенча призер булды. 1 нче мәктәпнең 7 нче сый- ныф укучысы Гүзәл Рахматуллина (укытучысы Лилия Гайнуллина) рус мәктәпләрендә укучы татар балалары арасында татар теле буенча беренче урынны яулады. Шуны билгеләп үтәсе килә, минзәләлеләрнең бик күптән бу фәндә җиңүче булып калганы булмады. Гүзәл, гомумән, бик тырыш һәм акыллы бала. Район күләмендә узган олимпиадаларда Гүзәлнең җиде фән буенча җиңү яулавы шуны тагын бер кат дәлилләп тора. Гүзәл Рахматуллина: – Казаннан олимпиадага чакыру алгач, мин бик дул- кынландым. Укытучымның өметен аклармынмы, рай- он данын яклый алырмын микән дип уйландым. Бик күп өстәмә материал өйрәндем. Көндәшләр бик көчле иде. Республиканың төрле районнарыннан 15 укучы килгән иде, шуны әйтергә кирәк, олимпиадага алар барысы максималь 42 баллдан 40 - 42 балл белән килгәннәр иде. Мин үзем татар теленнән 40 балл җыйган идем. Татар телен мин, гомумән, яратам. Чөнки ул минем туган телем. Минемчә, һәр халык, һәр милләт үз телен белергә тиеш. Без дә, яшьләр, татар телен өйрәнергә тиеш, чөнки туган телебез сакланышы өчен без дә җаваплы. 1 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гайнуллина: – Гүзәл бик сәләтле укучы. Олимпиадага бит ике-өч көн эчендә генә әзерләнеп булмый. Республикада яхшы күрсәткечләргә ирешү өчен ел дәвамында эшләргә кирәк. Дәресләрдән тыш, шулай ук өйдә бик күп шөгыльләнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International