Яшерен аракы сатучыларны тыярга вакыт

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Кулланучыларның хокукын бозу шактый еш күренеш. Кемнең генә кибеттән сыйфатсыз товар сатып алганы яки тиешсез хезмәт күрсәтүгә юлыкканы булмады икән? Элегрәк күп очракта кешеләр моңа кул гына селтәсәләр, хәзер үз хокуклары өчен көрәшүчеләр арта бара. Минзәләле районның бер авыл кибетендә товар бәяләре күрсәтелмәгәнен һәм товарда куллану вакыты турында мәгълүмат юклыгын хәбәр иткән. Шулай үк гариза язучы колба- са эшләнмәләренең куллану вакыты хакында шиген белдергән. Әлеге гариза буенча шушы кибеттә тикшерү уздырылды. Аның нәтиҗәсендә товарларда чыннан да кирәкле мәгълүмат булмавы ачыкланды. Участок полицейскийлары дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә авыл кибетләренең берсендә тикшерү уздыра һәм аның сатучысының тыелган вакытта 2,5 литр күләмендә бер шешә сыра сатуын ачыклый. Бу спиртлы эчемлектә алкоголь күләме куәтле спиртлылардан кимрәк булса да, аны сат- кан өчен җаваплылык бер үк дәрәҗәдә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь иснпекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кон- троль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы эксперт белгече Ләйсән Фатыйхова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International