Минзәлә педагогия көллиятендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге Бөтенроссия фәнни- практик конференция узды. Әлеге конференциядә илебезнең төрле почмакларыннан килгән укучылар, студентлар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре, гомумбелем бирү укытучылары, урта махсус һәм югары һөнәри уку йорты укытучылары катнашты.