ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2015 ел
сишәмбе
Ел саен, 27 май көнне, илебездә Гомумрос­сия китапханәләр көне билгеләп үтелә. 
Сорауларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына Казандагы дүшәмбедән- җомгага  8:00 - 17:00 сәгаткә кадәр 8 (843) 294-95-62 телефоннарыннан бирергә була.

Районыбыз хуҗалыклары бар­лыгы 44341 гектар мәйданда язгы чәчү үткәрделәр. 
"Умырзая"  реабилитацион үзәгендә сәламәтлеккә багышланган спорт чаралары узды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика торак програм­маларын гамәлгә ашыруга өлеш кертүе өчен Минзәлә муници­паль районы башкарма комите­ты җитәкчесе Илгизәр Тимер­хан улы Шагалиевкә Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

Алексеевск бистәсендә “Авыл яшьләре” IХ җәйге авыл спорт уеннары программасы буенча Кама аръягы авыл хатын-кызлар командаларының волейбол буенча зона ярышлары узды. 

Быелгы соңгы кыңгырауны мин коррекцион интернат мәктәптә каршыладым. Мине белүчеләр ни өчен икәнен аңлар.


25
май, 2015 ел
дүшәмбе

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында республиканың урта уку йортлары арасында баскетбол буенча зона ярышлары булып узды. 

Районда 23 майда Соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды. 86 унберенче сыйныф укучысы мәктәп белән хушлашты. Соңгы кыңгырау 264 тугызынчы сыйныфлар өчен дә яңгырады. Былтыргы тәҗрибә буенча аларның яртысы 10нчы сыйныфка бармый. Барлык чыгарылыш укучылары өчен дулкынландыргыч вакыт – БДИ һәм БРИ бирү.

“Татавтодор”ААҖнең Минзәлә филиалы җитәкчелеге тыл ветераннары Мөхтәр Мирфаязовның, Миргазиян Фәтхелбаяновның, Гөлсем Солтанованың өйләрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Татавтодор” ААҖ әзерләгән бүләкләрне һәм конверт белән акча тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International