Быелгы соңгы кыңгырауны мин коррекцион интернат мәктәптә каршыладым. Мине белүчеләр ни өчен икәнен аңлар.
Үзем мәктәпне 1979 да тәмамладым. Ә малай – быел. Мин белгәннән бирле биредә эшләгән Дамира Муллаяновна басым ясап әйтергә кушты, быел бу мәктәптә чыгарылыш тантанасы 65 нче тапкыр булды 12 бала мәктәптән соң үз юлын эзләүне, язмышын формалаштыруны дәвам итәчәк. Шул елларда биредә меңгә якын бала белем алган һәм тәрбияләнгән. Араларында ятимнәр дә, опекун һәм туган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар. Һөнәр алу алар өчен катлаулырак, чөнки бу мәктәпне тәмамлаучылар махсус лицензияле уку йортларында гына һөнәргә ия була алалар. Дискриминация биредә укучыларга аттестат түгел белешмә генә бирүдән башлана.Бездәге ПУ ябылды авыл хуҗалыгы техникумында андый лицензия юк. Актанышта һәм Мамадышта бар әле... Зур шәһәрләрдәге мондый типтагы уку йортлары да читтән килүчеләргә бик исләре китеп тормый – чөнки бу төркемнәрдә укучыларга дәүләт заказы кими.
Бу зарлану түгел. Теләсә нинди гаилә үзенең киләчәген гарантияләргә тели икән – бөтен ресурсларын туплап баласына белем бирергә тиеш. Шуңа балалары быел мәктәпне тәмамлаучы әти-әниләргә теләгем бер генә: һөнәрсез яки белемсез калдырмагыз яшь буынны. Ялкауланып эшсез дә ятмасыннар. Ялкау сәбәп эзли, тырыш җаен таба, - дип юкка гына әйтмәгәннәр акыллы кешеләр.