Соңгы кыңгырау имтиханнарны башлады

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

 Районда 23 майда Соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды. 86 унберенче сыйныф укучысы мәктәп белән хушлашты. Соңгы кыңгырау 264 тугызынчы сыйныфлар өчен дә яңгырады. Былтыргы тәҗрибә буенча аларның яртысы 10нчы сыйныфка бармый. Барлык чыгарылыш укучылары өчен дулкынландыргыч вакыт – БДИ һәм БРИ бирү.

  25 майда сайлап алынган предметлар – география һәм рус әдәбиятеннән имти­хан бирделәр. Безнең районнан геогра­фияне 2 укучы сайлаган. Алар бу пред­метны Яр Чаллы шәһәрендә бирделәр. Кызганычка каршы, рус әдәбиятен бер генә Минзәлә укучысы да сайламаган. Исегезгә төшерәбез, район буенча бар­лыгы 86 унберенче сыйныф укучысы БДИ тапшыра.

Күптән түгел татар теле буенча әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максатыннан 261 ту­гызынчы сыйныф укучысы тест уздылар. 12 укучы тестны уза алмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International