Хезмәттәшләрен онытмыйлар

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

“Татавтодор”ААҖнең Минзәлә филиалы җитәкчелеге тыл ветераннары Мөхтәр Мирфаязовның, Миргазиян Фәтхелбаяновның, Гөлсем Солтанованың өйләрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Татавтодор” ААҖ әзерләгән бүләкләрне һәм конверт белән акча тапшырдылар.

Әлеге ветераннар филиалның Минзәлә участогын­да эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Мөхтәр Мирфаязов 1978-1999 елларда автокран машинисты, Миргазиян Фәтхелбаянов 1968-2002 елларда тракторчы, балта остасы, Гөлсем Солтанова 1973-1976 елларда бухгал­тер булып эшләгән.

Филиал җитәкчесе Марат Сәмигуллин ветераннар­га бүләкләр тапшырганда аларның хәл-әхвәлләрен сораштырды, гозерләрегез юкмы дип кызыксынды, өлкәннәргә сәламәтлек-иминлек теләде.

– Күк йөзе аяз булсын, сугышлар кабатланмасын, хәзерге буынга без күргән авырлыкларны күрергә язмасын, – дигән теләкләрен әйтеп, үзләренең тор­мыш хәлләре турында сөйли-сөйли, тыл ветеранна­ры “Татавтодор” ААҖ җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр.

безнең өстәмә

“Татавтодор” ААҖ Җиңү бәйрәме уңаеннан үзләренең сугыш һәм тыл вете­раннарына һәр елны бүләкләр һәм шуңа өстәп конверт белән акча бирә. Минзәлә филиалында барлыгы 7 сугыш һәм тыл ве­тераны бар, шуларның өчесе – минзәләле.

– Коллективыбызда намуслы һәм тырыш хезмәт куйган өлкәннәребезне, ветераннар­ны онытмыйбыз, тормыш хәлләре белән кы­зыксынып торабыз. Өлкәннәр көне уңаеннан да коллективта эшләп чыккан өлкәннәргә (филиалга караган Минзәлә, Актаныш, Мөслим участоклары буенча алар барлыгы 89 кеше, шуларның 41е – Минзәлә участо­гыннан) мул итеп бүләкләр, инвалидлар көне уңаеннан 25 инвалидка (дүртесе минзәләле) конверт белән акча тапшыру традициягә әверелде, – диде ветераннар тормышы ту­рында филиалның кадрлар буенча инспек­торы Светлана Гордеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International