Ел саен, 27 май көнне, илебездә Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бүген үзәкләштерелгән Минзәлә китапханәсендә “Ачык ишекләр көне” уздырыла. Сәгать 10.00да барлык китап яратучылар китап бәйрәмендә катнаша ала. Ел дәвамында китап укучылар һәм китапханәчеләр төрле конкурсларда катнашалар.