Алексеевск бистәсендә “Авыл яшьләре” IХ җәйге авыл спорт уеннары программасы буенча Кама аръягы авыл хатын-кызлар командаларының волейбол буенча зона ярышлары узды.
Ярышларда Татарстанның 10 районы катнашты: Азнакай, Алексеевск, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Спас һәм Чирмешән районнары. Кама аръягы зонасы хатын-кызлар командалары арасында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
I урын – Алексеевск районы, II урын – Минзәлә районы, III урын – Сарман районы. Безнең команда Мамадышта узачак җәйге авыл уеннарында катнашачак.