Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында республиканың урта уку йортлары арасында баскетбол буенча зона ярышлары булып узды.
Әлеге зона ярышларында 8 команда көч сынашты.Яшүсмерләр арасында шәһәребезнең педагогия көллияте егетләре беренче, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы-икенче, Актаныш командасы-өченче урынны яулады. Минзәлә медицина училище/техникумы командасы дүртенче урын белән канәгатьләнде. Кызлар арасындагы ярышта Актаныш командасына тиңнәр булмады. Сарман-икенче, авыл хуҗалыгы техникумы-өченче, педагогия көллияте командасы дүртенче булды.