Районыбыз хуҗалыклары барлыгы 44341 гектар мәйданда язгы чәчү үткәрделәр. «Дәүләтов» КФХсы яшелчәләрне – 85, бәрәңгене 140 гектарда утыртты. Районыбыз хуҗалыклары 26 май көнне 68,5 тонна сөт җитештерделәр, бу бер сыерга исәпләгәндә 12,2 килограмм дигән сүз. Терлекчеләребез узган елгы пикны (10 июнь дә булды) 22 май көнне үк узып киттеләр. “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы һәр сыердан – 18,1, ”Мензелинские зори” агрофирмасының «Калморза» хуҗалыгы – 17,1, «Калинин» хуҗалыгы 13 килограмм сөт сава. “Органик Групп-Чулман” идарәче компаниягә караган «Вахитов» хуҗалыгының һәр сыердан Тулбай фермасы – 6,7, Гөлек фермасы терлекчеләре 9,1 кило гына сөт җитештереп районны артка сөйриләр.