ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Кайсы якка гына карасам да, Актанышка илтә юлларым. II Төбәкара интеллектуаль иҗат "Агыйдел" яшьләр форумы.

Социаль яклау бүлегенә документларны өйдән чыкмый, ялыктыргыч чиратларда тормый гына дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин. 

Районның ЗАГС мәгълүматларына караганда (җитәкчесе Анна Куприянова), безнең районда июль аенда балдаклар киеп, 23 пар язылышкан. 

Комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны эшкә дәртләндерү, рухландыру максатында һәм аларга тагын да югарырак уңышларга ирешүдә дәрт өстәү өчен Минзәлә районында төрле кызыксындыру чаралары кулланыла. 


12
август, 2015 ел
чәршәмбе

1 августтан башлап гражданнар җитештерүче оешмаларның үз калдыклары белән табигатьне пычрату яки законсыз рәвештә карьердан файдалы казылмалар алу фактын күрәләр икән, бу хакта ТРның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына хәбәр итеп, бер мең сум күләмендә акча эшли алалар. 

Мин К.Либнехт урамы, 72нче йорт адресы буенча урнашкан ветераннар йортында яшим. Узган ел йортыбызга агымдагы ремонт уздырдылар. Коридорда тәрәзәләрне алыштырдылар, стеналарны агарттылар, буядылар, тышкы ишекне ремонтладылар. 

“Мензелинские зори” агрофирмасының “Калинин” хуҗалыгы базасында республика зона семинар киңәшмәсе үтте. Анда Актаныш, Сарман, Түбән Кама, Мөслим, Тукай, Әгерҗе, Зәй, Минзәлә, Алабуга районы агрофирмалары, хуҗалыкларының баш агрономнары, баш инженерлары катнаштылар. 9 районның вәкилләре җир эшкәртүнең яңа технологияләре белән таныштылар. 

Минзәлә районында БДИнең соңгы нәтиҗәләрен чыгардылар. Чыгарылыш имтиханнары ничек үткән, нинди фәннәр чыгарылыш укучыларына җиңел бирелгән һәм башка яңалыклар турында мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Әлфия Солтанова белән әңгәмәбездә. 

Терлекчелектәге җиде айлык йомгакларга анализ ясау Николаевка товарлыклы-сөтчелек фермасында үтте.

Бүгенге көндә район буенча барлыгы 22 600 гектар мәйданнан (44%) 48 590 тонна ашлык җыеп алынган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International