Социаль яклау бүлегенә электрон юл ачык

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Социаль яклау бүлегенә документларны өйдән чыкмый, ялыктыргыч чиратларда тормый гына дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин.

Иң беренче чиратта бу пенсионерларга кагыла. Алар ай саен бирелә тор­ган түләүләргә, “юл ак­чаларына”, торак-комму­наль хезмәтләр, элемтә өчен кайтарыла торган субсидия-льготалар алу­га гаризаны электрон рәвештә генә яза алалар.

Балалары булган гаиләләр дә балага ай саен түләнә тор­ган пособие; социаль иминиятләнмәгән, ләкин яшь бала караучы затлар­га бала тугач бер тапкыр һәм бала караган өчен бирелә торган пособие; күпбалалыларга субси­дия-льгота һәм аларның балаларына юлда йөрү өчен, 6 яшькәчә балалар­га дару алыр өчен суб­сидия билгеләргә гариза язар өчен дә бик уңайлы электрон вариант. Шулай ук, оешмалары таркалу сәбәпле, йөклелек һәм бала табу буенча пособие алу өчен дә хатын-кызла­рыбыз электрон рәвештә гариза юллый ала.

Моның өчен ТРның дәүләт хезмәтләре пор­талында (https://uslugi. tatarstan.ru) теркәлергә, халык өчен тәкъдим ителгән хезмәтләр панелендә “ЖКХ: комму­наль хезмәтләргә түләү, счетчик күрсәткечләрен кертү, субсидия алу” яки “Бала карау: бала­ларга пособие, опека рәсмиләштерү” тамгала­рын сайларга һәм шунда үз гозерең юнәлешендә керергә кирәк. Электрон гаризаның һәр юлын ту­тырырга, кирәк булган документларны сканер аша уздырырга, фотога төшерергә һәм аны гари­зага теркәргә кирәк.

Сораулар туса, 3-33-28, 3-19-08 телефоннары аша социаль яклау бүлегенә һәм РЦМПның 29 филиа­лына мөрәҗәгать итәргә була. Электрон рәвештә тәкъдим ителәчәк хезмәтләр исемлеге алга таба да киңәйтеләчәк.

Татьяна МЯСНИКОВА, социаль яклау бүлеге начальнигы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International