Николаевка күтәрелеше

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

Терлекчелектәге җиде айлык йомгакларга анализ ясау Николаевка товарлыклы-сөтчелек фермасында үтте.

Юкка түгел. Биредә фер­ма тирәсендә һәм корпуслар эчендә барган киң масштаблы үзгәрешләр белән беррәттән, үткән ел белән чагыштыр­ганда күрсәткечләр дә уңай якка үзгәреп килә. Технологик үзенчәлекләр турында сөйләп укучыларыбызның башын катырмас өчен санап кына китәрбез.

Фермага һәм корпусларга килү юлына 1600 метр бетон юл салынды. 6 корпуска балчык салып агач идәннәр түшәләчәк. Рус Каран фермасында яңа су башнясы куела һәм яшь мал­лар өчен читлекләр куелып кор­пусларга реконструкция ясала.

Җиде айлык күрсәткечләр белән хуҗалык җитәкчеләрен, баш белгечләрне, җирлек баш­лыкларын, төзелеш оешма­лары җитәкчеләрен районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Ис­ламов таныштырды. Бу юлы анализны Николаевка ферма­сы хезмәткәрләре дә тыңлады. Ветеринария берләшмәсе на­чальнигы Ленар Хайбуллин яшь малларның сакланышы һәм то­ракларны дезинфекцияләү бу­енча үз фикерләрен әйтте. Район башлыгы Ай­дар Салахов алар әйткән һәр сан буенча хуҗалык җитәкчеләре өчен кыен сораулар бирде. Аеруча «Органик Групп» идарәче компаниясенә караган хуҗалык җитәкчеләренә күбрәк кызарырга туры килде. Минзәлә бүлекчәсендә 100 баш яшь малның үлүенә юл куелган. Чулманда – 90. Димәк, мал санын ишәйтү, сөтнең тулаем савымын арттыру буенча киләчәктә дә перспектива бик юк дигән сүз.

Айдар Салахов әйткәнчә, перспектива белән эшләү өчен яшь малларның саны сыер­ларныкыннан өч тапкыр артыграк булырга тиеш.

Район башлыгы, маллар лагерьлардан кайтканчы бозаулату бүлекләрен, корпусларын дезинфекцияләү һәм агар­ту, савым сыерлары тор­ган корпусларда балчы­клы такта идәннәр җәю, республика программа­сына кергән корпусларда ремонт төгәлләү бурыч­ларын бөтен кискенлеге белән куйды.

– Т е х н о л о г и к процессның бу этабын ничек үтәвегез сезнең п р о ф е с с и о н а л ь л е к дәрәҗәсен күрсәтәчәк, – диде ул.

Бу эшләрнең күбесе сентябрьгә төгәлләнергә тиеш.

сүз уңаенда

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов җитәкчелегендәге идарә хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге бюджет предприятиеләрендә эшләүчеләрдән торган ярдәм бригадасы районның күп хуҗалыкларына булышты. Быел ярдәм Николаевка хуҗалыгына күрсәтелә. Хуҗалыкларда авыл җирлекләре башлыклары җитәкләгән бригадалар да эшли.

Илдус ШАҺИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International