Бүгенге көндә район буенча барлыгы 22 600 гектар мәйданнан (44%) 48 590 тонна ашлык җыеп алынган.
Шуның эченнән арыш – 7900, көзге бодай – 9000, арпа – 5500, борчак 200 гектарда җыеп алынган. Урып-җыю буенча безнең район игенчеләре республикада җиденче урынны били. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 21,5 центнер тәшкил итә. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 5,9 мең тонна салам төргәкләргә төрелгән. Барлыгы 43 900 тонна сенаж базларга салынган. Көзге культуралар өчен җир әзерләү 16 500 гектарда башкарылган.
Районыбыз терлекчеләре 10 август көнне 65,5 тонна сөт җитештерделәр, бу бер сыерга исәпләгәндә 11,6 килограмм дигән сүз. Терлекчеләребез узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4,7 тонна сөтне артык савалар.