Беренче графа – хуҗалыклар (агрофирмалар), икенче – җиде айда тулаем савылган сөт (центнерларда), өченче – үткән ел белән чагыштырганда артык яки ким (-), дүртенче – уртача тәүлеклек артым (граммнарда), бишенче – теше бозаулар саны.
1 август көнне республиканың төп Сабантуе Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендә үтте.
Август киңәшмәшсе 25 нче август көнне булачак.
«Органик Групп» идарәче компаниянең «Чулман» агрофирмасында иң өлкән комбайнчысы Әдһәм Аметовка 70 яшь, ә иң яшь комбайнчы Алмаз Мөбәрәковка – 20 яшь.
Наратлы Кичү авылында яшәүче фермер Миңненаил Вәлиев 27 баш сыер һәм 50 баштан артык үгезләр асрый.
Район башлыгы Айдар Салахов белән очрашуда бикбаулылар «авылда ярминкә узсын иде» дигән теләкләрен җиткергәннәр иде. “Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов ярдәме белән чираттагы ярминкә уздырылды.
«Олимпиец» базасында «Турист» лагеры сменасы башланды, анда 100 бала ял итәчәк.
Районда гына түгел, республика авылларында яше җитмешкә җитсә дә, сайлаган һөнәренә тугрылык саклаучы механизаторлар күп түгелдер. 70 яшьлек Әдһәм ага Аметов исә быел 30 нчы уракта катнаша.
Үзешчән композитор Рөстәм Әхмәтханов – минем укытучым да. Безне укыткан вакытларда да гел безнең арада булды, бергәләп концертлар куя идек, кулыннан баяны төшмәде. Ә хәзер берсеннән берсе матур җырларын “Күңел” радиосыннан тыңлыйбыз.
Район башлыгы Айдар Салахов белән очрашуда бикбаулылар авылда ярминкә узсын иде дигән теләкләрен җиткергәннәр иде. “Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” ААҖ генераль директоры, ТР дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов ярдәме белән чираттагы ярминкә уздырылды. Бу юлы да азык-төлек продуктларын мулдан алып килделәр: 6 тонна югары сортлы һәм 1 тонна беренче сортлы оннар, 3 тонна көрпә, 1 тонна катнашазык, очсыз хакка хәтта макорон белән печенье да бар иде.