«Органик Групп» идарәче компаниянең «Чулман» агрофирмасында иң өлкән комбайнчысы Әдһәм Аметовка 70 яшь, ә иң яшь комбайнчы Алмаз Мөбәрәковка – 20 яшь.
Әдһәм ага «Палессе GS-812» комбайнын, ә Алмаз быел гына армия сафларыннан кайтып, «Акрос-530» маркалы комбайнын иярли. Алар икесе дә иген кырларында ярышып, ярдәмләшеп эшлиләр. Алар хакында тулырак мәгълүматны газетабызның алдагы саннарында укырсыз.