Үзешчән композитор Рөстәм Әхмәтханов – минем укытучым да. Безне укыткан вакытларда да гел безнең арада булды, бергәләп концертлар куя идек, кулыннан баяны төшмәде. Ә хәзер берсеннән берсе матур җырларын “Күңел” радиосыннан тыңлыйбыз.
Наратлы Кичү авылында иҗат концерты булачагын ишеткәч, кызыксынып, концертка чыгып киттем. Хәзерге заманда 45-50 км ара арамыни, кулыңда машина булганда. Концертның исеме “Әйтер сүзем җырларымда” дип атала иде, шушы исем астында Рөстәм абыйның 57 җырдан торган музыкаль дискы да чыкты.
Концерт Рөстәм Әхмәтханов башкаруында Венер Фәттахов сүзләренә язылган ”Калдырмагыз, кыр казлары!” җыры белән башланып китте. Яшьлеген, тәүге мәхәббәтен сагынуы турында иде бу җыр. Җыр барышында бертуган Инзилә белән Раил Шәйхетдиновларның кыр казлары кебек матур итеп очынып әйләнеп биюләре җырга романтик төсмер бирде. Галиәхмәт Шаһи сүзләренә язылган “Сирень чәчәкләре” җыры тамашачыларны яшьлек елларына алып китте.
Рөстәм абый җырларын күбрәк тирә-якта яшәүче шагыйрьләрнең шигырьләренә язучан. Зөләйха Закирова, Рәзинә Насыйбуллина, Энҗе Усманова, Рафис Мәүҗиев, Венер Фәттахов, Галиәхмәт Шаһи, Азат Мәрдән, Асия Авзалова һ.б. шагыйрьләр аның иҗатташ дуслары. Ләкин бу кичәгә аларның берсе генә – Зөләйха Закирова гына килгән иде. Рөстәм Әхмәтхановның җырларын Минзәләнең популяр җырчылары Рифнур Кәбиров, Алсу Габдуллина, Регина Сәлахова, Лилия Шәймөхәмәтова, кызы Айзирә Әхмәтханова бик матур итеп башкардылар.
Тукай районының Боерган авылы мәдәният йорты һәм Наратлы Кичү мәдәният йорты коллективларының чыгышы да гадәти генә түгел иде. Башта наратлыкичүлеләрнең “Тирма–там” исемле түгәрәктә җырлы-биюле уены залны дәртләндерде, алкышларга күмде. Боерганнарның Рөстәм абыйны котлавы да искиткеч бер күренеш булды. Алга таба алар көен Рөстәм абый язган “Маһинур бәете” җырын башкардылар. Барысы да аякларына чабаталар кигәннәр (кайлардан табып бетергәннәр диген!) Чыгышларын авторы Рөстәм Әхмәтханов булган ”Чебенле-Боерган” җыры белән тәмамладылар. Гомумән, Рөстәм абый үзе дә әнисе белән күп авылларда яшәгән, шуңа күрә аның авылларга багышланган җырлары да бик күп. ”Наратлы Кичү вальсы”,”Чебенле-Боерган”, ”Чебенлемә”, ”Иске Абдул”, ”Дүсмәтем”, ”Исәнбаем”, ”Кадрәгемә”, ”Гөлегем”, ”Тулбай”, ”Чәчкәле”, ”Иркәнәшем”, ”Бикбавым”, ”Күзкәй мәктәбе”, ”Сәмәкәй мәктәбе” җырлары шул турыда сөйли. Аның Минзәләгә багышланган өч җыры, Чаллыга, Алабугага багышлап иҗат ителгәннре дә бар.
Композитор Рөстәм Әхмәтхановның иҗат кичәсенең тетрәндергән өлеше хәрби-патриотик өлеш булды. Ул киң кырлы иҗат кешесе буларак үзенең иҗатында хәрби җырларга да зур урын бирә.
– Шул темага уннан артык җырым бар, – ди ул.
Аның бигрәк тә Әфган темасына багышланган җырларын яраталар. Шуны да әйтергә кирәк, барлык җырлар экранга төшерелгән күренешләр, фотокартиналар белән яктыртылып барды. Җыр барышында Рөстәм абый артына сәхнәгә орден-медальләрен балкытып, бер төркем Әфган сугышы ветераннары чыгып тезелде. Тукай районы Әфган сугышы ветераннары җитәкчесе Айбулат Якупов ничек итеп композитор Рөстәм Әхмәтханов белән хезмәттәшлек итүләре турында сөйләде. Чаллы Әфганчылар оешмасы вәкиле, Сарман районы вәкиле дә Рөстәм абыйга рәхмәтләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар (алар сафында Минзәлә әфганчылары булмау гаҗәпләндерде, билгеле). Ә инде татар әфганчылары гимнына әверелгән “Хуш, Гиндикуш!” җырын Рөстәм Әхмәтхановка кушылып әфганчы ветераннарның җырлавы залны алкышларга күмде.
Экранда Рөстәм абыйның әнисе Әдибә апаның фотолары еш күренде. Аның бу дөньядан китүен ул авыр кичерә. Рөстәм абый үзенең “Ләилаһы иләллаһы”җырын башкарганда зал тынып калды. Мөгаен, әниләре бу дөньядан киткән кешеләр дога кылып утырганнардыр, әниләре исәннәр, аларның кадерен исән чакта белеп калырга кирәклегенә инанып утырганнардыр дип уйлыйм.
Наратлы Кичү авыл халкының Рөстәм Әхмәтхановны хөрмәт итүе күренеп тора. Бергә эшләгән коллегалары исеменнән китапханәче Гөлсем Латыйпова аңа чәчәкләр букеты һәм бик матур гөл тапшырды. Җирле үзидарә башлыгы Фәррәхетдин һәм аның тормыш иптәше Гөлфия Минһаҗевлар да композиторны кайнар котлап, бүләкләр тапшырдылар. Җитәкчеләрнең ярдәменнән башка мондый кичәләр үткәреп булмаганын Рөстәм үзе дә әйтеп китте.
Соңыннан ул ”Авторалли”, ”Без булдырабыз!” җырларын башкарды. “Авторалли”ны җырлаганда тамашачылар экраннардагы КамАЗларның узышуын карап, якташлары өчен горурланып утырдылар, чөнки легендар Фирдәвис Кәбировның нәсел җебе Шикәрле Каен, Наратлы Кичү авылларына тоташа. Рөстәм Әхмәтханов үзен дә автораллида кебек хис итә, ул туктап тормый, бертуктаусыз иҗат итә, алга бара.