Район башлыгы Айдар Салахов белән очрашуда бикбаулылар авылда ярминкә узсын иде дигән теләкләрен җиткергәннәр иде. “Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” ААҖ генераль директоры, ТР дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов ярдәме белән чираттагы ярминкә уздырылды. Бу юлы да азык-төлек продуктларын мулдан алып килделәр: 6 тонна югары сортлы һәм 1 тонна беренче сортлы оннар, 3 тонна көрпә, 1 тонна катнашазык, очсыз хакка хәтта макорон белән печенье да бар иде.
–Ярминкәдән без бик канәгать, югары сортлы онның бер капчыгын 850 сумга гына сатып алдык. Өр-яңа он, капчыкларга 5 август көнне генә тутырылган, салган ипи дә тиз кабара һәм тәмле булып пешә, – дип сөнечләрен белдерделәр сатып алган товарларыннан канәгать калган бикбаулылар.