“Дәртем дә, дәрманым да бар!”

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

Районда гына түгел, республика авылларында яше җитмешкә җитсә дә, сайлаган һөнәренә тугрылык саклаучы механизаторлар күп түгелдер. 70 яшьлек Әдһәм ага Аметов исә быел 30 нчы уракта катнаша.

Хуҗамәт авылында яшәүче Әдһәм абый Әлки районының Яңа Чаллы авылында дөньяга килә һәм шунда 7 сыйныфны тәмамлагач, тракторчы машинист һөнәрен үзләштерә. Үзенең хезмәт юлын Т-74 тракторында башлап җибәрә. Ул тормыш кыен­лыклары алдында югалып калмый, һәр вакыйга га үзенең фикерен белдерә, яшьләрнең остазы, төпле киңәш бирүче, укытучы да, ме­ханизатор, инженер да.

Авылда 4 ел эшләгәннән соң, Казан дәүләт педагогия институтытының тарих, филология факультетына укырга керә. Армиядән кайтып институтны уңышлы тәмамлаганнан соң, юлла­ма буенча Балык Бистәсе районының Югары Тәкермәнлек авы­лында урта мәктәптә тарих фәнен укыта, район партия комите­тында инструктор, партоешма серкретаре, мәктәп директоры ва­зыйфаларын башкара. Шулай яхшы гына эшләп ятканда, министр фәрманы белән, аны Минзәлә шәһәрененең элеккеге Вахитов мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Әлеге мәктәптә ел ярым эшләгәннән соң, Хуҗәмәт авылындагы урта мәктәпкә директор итеп тәгаенлиләр. 4 ел биредә хезмәт куйганнан соң, ачылган 52 нче СПТУның филиалына директор итеп күчерәләр. Ул СПТУның филиалында 2013 елга чаклы хезмәт куя.

Әдһәм ага җәйге чорда һәрвакыт комбайннарда эшли, алдынгы урыннарны ала. Булдыклы комбайнчыга төрле өр-яңа комбайн­нарны ышанып тапшыралар, Әдһәм ага “Колос”, “Нива” , “ДОН-1500”, ”Кейс” комбайннарын иярли. Уракта яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен ул үз гомерендә 3 мотоцикл, ике суыткыч, келәм һәм акчалата премияләргә, район башлыгының Рәхмәт хатлары­на лаек була, Казан шәһәрендә үткән алдынгылар бәйрәменә дә алып баралар үзен.Әдһәм абый “Кейс” комбайны белән 2011 елда 42 мең центнер ашлык суктырган. Әдһәм абый быелгы урак­та үзенә ярдәмче итеп Малтабар авылыннан Айзил Загировны ярдәмче итеп алган. Алар быел “Палессе” комбайны белән биш мең цетнердан артык ашлык сук­тырырга өлгергәннәр.

Өлкән Аметов «Минзәлә» газетасын 30 елдан артык алдыручы якын дустыбыз да булып чыкты.

– Төрле маркадагы комбайннарда эшләдем, ком­байннарны карап, майлап, үз вакытында техник карау үткәрсәң, алар сиңа озак хезмәт итәләр, – ди Аметов. – 70 яшьтә булсам да, урак җитә башласа, күңел иген басуларына тартыла.

язма герое портретына штрихлар

– Ничек өйдә тыныч ятып була инде?! Гомер шул ком­байн өстендә үтте бит. Анна­ры, сиксәнне куучы Әдһәм аганың комбайнда яшьләргә үрнәк күрсәтеп йөрүе – үзе бер мәртәбә дияр, идем. Шу­шындый өлкән абыйларының комбайнда йөрүе яшьләрне дә игенчелеккә ымсындыр­сын иде. Җирдә эшләргә кешеләр азаеп бара, шуны­сы күңелгә авыр. Ходай на­сыйп итсә, сәламәтлек булса, тагын берничә уракта кат­нашырга исәп бар әле! – ди Хуҗәмәт авылының абруйлы, мәртәбәле кешесе Әдһәм ага.

Әдһәм ага гаиләдә дә үрнәк ата, тормыш иптәше Зәнфирә ханым белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Альмир һәм Айдар нефть өлкәсендә, кызлары Алинә балалар бакчасында тәрбияче булып эшлиләр, инде һәрберсенең үз гаиләсе бар.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International