Бикбауда ярминкә узды

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

Район башлыгы Айдар Салахов белән очрашуда бикбаулылар «авылда ярминкә узсын иде» дигән теләкләрен җиткергәннәр иде. “Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов ярдәме белән чираттагы ярминкә уздырылды.

Бу юлы да азык-төлек продуктларын мулдан алып килделәр: 6 тонна югары сортлы һәм 1 тонна берен­че сортлы оннар, 3 тонна көрпә, 1 тонна катнаша­зык, очсыз хакка хәтта макорон белән печенье да бар иде.

–Ярминкәдән без бик канәгать, югары сортлы онның бер капчыгын 850 сумга гына сатып алдык. Өр-яңа он, капчыкларга 5 август көнне генә туты­рылган, салган ипи дә тиз кабара һәм тәмле булып пешә, – дип сөнечләрен белдерделәр сатып алган товарларыннан канәгать калган бикбаулылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International