Мин К.Либнехт урамы, 72нче йорт адресы буенча урнашкан ветераннар йортында яшим. Узган ел йортыбызга агымдагы ремонт уздырдылар. Коридорда тәрәзәләрне алыштырдылар, стеналарны агарттылар, буядылар, тышкы ишекне ремонтладылар.
Быел исә 2нче подъездның 1нче катына култыксалар куйдылар. Моңа без чиксез шатландык, чөнки күбебез инде өлкән яшьтә, арабызда инвалидлар да бар. Өлкәннәр өчен шундый уңайлыклар булдырган өчен шәһәр җитәкчелегенә һәм “Идарәче компания” җитәкчесе Виталий Цветковка рәхмәтебезне җиткерәбез, дип яза Тамара Маслюкова.