1 августтан башлап гражданнар җитештерүче оешмаларның үз калдыклары белән табигатьне пычрату яки законсыз рәвештә карьердан файдалы казылмалар алу фактын күрәләр икән, бу хакта ТРның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына хәбәр итеп, бер мең сум күләмендә акча эшли алалар.
Моның өчен конкрет хокук бозучыны яки транспорт чарасын фотога яки видеога төшереп алырга һәм электрон почта аркылы eco. signal@tatar.ru адреска, шулай ук Министрлыкның интернет-кабул итүенә – http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm юлларга яки шәхсән үзегезгә алып килергә була.
Мондый төр фактлар буенча заявка бирүгә таләпләр һәм акча түләү кагыйдәләре хакында тулырак ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының eco.tatarstan.ru сайтының “Дәүләт экология надзоры” бүлегендә танышырга була.