“Мензелинские зори” агрофирмасының “Калинин” хуҗалыгы базасында республика зона семинар киңәшмәсе үтте. Анда Актаныш, Сарман, Түбән Кама, Мөслим, Тукай, Әгерҗе, Зәй, Минзәлә, Алабуга районы агрофирмалары, хуҗалыкларының баш агрономнары, баш инженерлары катнаштылар. 9 районның вәкилләре җир эшкәртүнең яңа технологияләре белән таныштылар.
Семинарда катнашучыларны район башлыгы Айдар Салахов сәламләде һәм кыскача район тормышы белән таныштырды. Аннары ТР Дәүләт Советы депутаты, Чаллы КХПсы генераль директоры Алмаз Шәрипов “Мензелинские зори” агрофирмасының эшчәнлеге турында сөйләп китте.
Семинар Кадрәк авылының игене суктырып алынган басуында булды. Басуга җир эшкәртә торган 13 төрле трактор һәм агрегат тезеп куелган иде. Тракторлар һәм аларга тагылган агрегатлар җирләрне эшкәртеп күрсәтте. Басуларның 15-20 сантиметр өслеге йомшак, аннан үсемлекләрнең тамыры үткәрми, астагы дымны җибәрми торган каты катлам бар. Шуңа күрә, хәзер безнең зонага кергән районнар шартларында, бигрәк тә соңгы елларда кабатланып торган корылык елларында җирне тирәнәйтеп эшкәртү мәслихәт. Безнең республикада 2008 елдан башлап корылык даими кабатланып тора. Семинарда шушы агротехник чарага басым ясадылар.
Җир эшкәртүдәге башка төрле агротехник алымнар, басуда кулланырга уңайлы булган һәм көчле егәрлекле яңа төрле авыл хуҗалыгы машиналары, агрегатлары күрсәтелде. Авыл хуҗалыгы культураларының переспектив сортлары, аларны эшкәрткәндә технологияләрне үтәү, көзге чәчү һәм техникалар сатып алганда төрле республика, Россия программалары турында да ассызыклап үттеләр. Чарада “Дәүләтов” крестьян-фермерлык хуҗалыгы техникасы да катнашты.
Семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары: Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, ”ТатНИИСХ” ФГБНуның директоры М.Таһиров һәм башкалар чыгыш ясадылар, агрофирма, хуҗалык белгечләренә төпле киңәшләрен бирделәр.
Дилфас ГАЛИЕВ