Минзәлә районында БДИнең соңгы нәтиҗәләрен чыгардылар. Чыгарылыш имтиханнары ничек үткән, нинди фәннәр чыгарылыш укучыларына җиңел бирелгән һәм башка яңалыклар турында мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Әлфия Солтанова белән әңгәмәбездә.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА
– Әлфия Әмировна, БДИ ничек үтте, кимчелекләр булмадымы?
– БДИ бик әйбәт, бернинди кисәтүләрсез үтте. Барлык имтиханнар 1нче урта мәктәпнең алты аудиториясендә үтте. Кабинетлар видеокамералар белән җ и һ а з л а н д ы р ы л г а н иде, онлайн режимында эшләделәр. БДИ үткәрергә районның барлык мәктәпләреннән 50 педагог җәлеп ителгән иде. Егермегә якын кеше БДИне аудиториядән читтә оештырдылар. Барлыгы 86 чыгарылыш укучысы имтихан тапшырды.
– Сезнең карашка, БДИ белем сыйфатына объектив картина бирәме?
– Мин бирә дип уйлыйм. Әгәр бала әзерләнгән икән, ул бирелгән биремнәрне эшләмичә кабинеттан чыкмый. Чыгарылыш укучылары әзерләнгән иде, начар бирмәделәр.
– Ничә укучы һәм нинди фәннәрдән югары балл алдылар?
– Быел 7 укучы РФ медальләренә лаек булды һәм берсе әле ТР медален дә алды. Узган ел 124 укучыдан РФ медален 9 кеше алды.
– Сайлап алынган фәннәрнең рейтингын атап үтегез әле. Нинди фәннәр популяр булды?
– Чыгарылыш укучыларының гадәттә өстенлек биргәне - җәмгыять белеме, 50% тан күбрәге шул фәнне сайлаган иде, 36% – физика, 14% – тарих, 10% – информатика һәм биология, 8% – химия сайлаган иде. Чыгарылыш укучылары быел немец телен һәм әдәбиятны сайламаган иде.
– Ничә кеше аттестатсыз алды?
– Быел барлык укучылар, узган елгылар кебек аттестат алдылар, дөрес, ике укучы математикадан профиль дәрәҗәсендә “ике”ле алды. Алар бу фәнне база дәрәҗәсендә яңадан тапшырдылар.
– Төп предметлардан уртача балл республиканыкы белән чагыштырганда югары яки түбән идеме?
– Рус теле буенча районда уртача балл - 68,34, республикада – 69,42. Математика буенча профиль дәрәҗәсендә районда уртача балл – 53,08, ТР буенча – 50,31. Математика буенча база дәрәҗәсендә безнең районда уртача балл – 4,09, бу вакытта республика 4,03 не генә бирә. Быел информатикадан кала, барлык фәннәрдән уңай динамика күзәтелә. Тарих буенча күрсәткечләр яхшырды. Уртача балл 72,27 тәшкил итте, узган ел уртача балл барлыгы 50,26 гына иде. Җәмгыять белемен бирмәүче укучылар бар (аттестат алырга ул комачау итмәде, мәҗбүри фән түгел).
– Булачак чыгарылыш укучыларына теләкләрегез нинди?
– Әгәр укучы урта гомуми белем алырга калган икән, тизрәк сайлап алу фәннәрен билгеләргә кирәк. Әзерләнү һәм БДИне бирү җиңел түгел. Әгәр 9нчы сыйныф укучысы үзенең потенциалына ышанмый икән, аңа махсус урта уку йортларына керү яхшырак булыр.