ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 4 февралендә, - Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: һәр айның пәнҗешәмбе көннәрендә 8-12 сәгатьләрдә Авангард урамы, 74 нче йорт (подъезд № 2) адресы буенча теркәүче бүлекләрнең начальниклары күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча  гражданнарны кабул итә.

 

5-7 февраль көннәрендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Агробизнес кадрларын кабаттан әзерләү татар институты базасында крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары, "Эш башлаган фермерларга ярдәм итү", "Гаилә терлек фермаларын үстерү"  "Кече хуҗалык формалары шартларында агробизнесны нәтиҗәле алып бару" программасы буенча "Кооперацияне үстерү" программаларында катнашучылар өчен квалификация күтәрү курслары узачак.

 

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:

- төнлә һәм көндез күз күреме начараю күзәтелә, секундына 16 метр тизлектә көньяк-көнчыгыштан көчле җил;

- көндез көчле кар, бозлавык, юлларда кар көртләре.

Иминият пенсияләрен ел саен индексацияләү эшләмәүче пенсионерларга түләүләрне 7,05%ка арттырды. Акчалата эквивалентта өстәмә түләү 1000 сум тәшкил итте.

 

Яр Чаллыда яшәүче берәү йокы бүлмәсен күз үлчәме белән генә "үлчәп", йорт җиһазына индивидуаль заказ биргән.

Әгерҗедә беренче тапкыр "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона туры узды.

 

5 февральдә, 14.00 сәгатьтә, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе бинасында (Минзәлә шәһәре, Ленин ур., 80 нче йорт) бердәм кабул итү көне уздырыла.

 

Начар метеорологик шартлар: 2019 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә һәм көндез:

-төнлә һәм иртән томан;

-көндез буран;

-юлларда кар көртләре.


1
февраль, 2019 ел
җомга

"Театрны үз кулларыбыз белән ясыйбыз" программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Наталья Хәмидуллина дәрес уздырды.

 

Гәрәева Зөлфия Сәлим кызы-Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре, 2018 елның ноябрендә, « Ел хатын- кызы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International