КФХ башлыкларын агробизнесны нәтиҗәле алып барырга өйрәтәчәкләр

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

5-7 февраль көннәрендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Агробизнес кадрларын кабаттан әзерләү татар институты базасында крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары, "Эш башлаган фермерларга ярдәм итү", "Гаилә терлек фермаларын үстерү"  "Кече хуҗалык формалары шартларында агробизнесны нәтиҗәле алып бару" программасы буенча "Кооперацияне үстерү" программаларында катнашучылар өчен квалификация күтәрү курслары узачак.

Тыңлаучылар каршында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, кече хуҗалык формаларын үстерү бүлеге начальнигы Александр молокин, предприятиеләрне реструктуризацияләү һәм агробизнесны үстерү бүлеге начальнигы Фәнис Рәфыйков, "Татарстанның фермерлык һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе" рәисе Камияр Байтимеров, шулай ук институт укытучылары чыгыш ясаячак.

Министрлык вәкилләре кече хуҗалык формаларына дәүләт ярдәме, авыл икътисадының нәтиҗәлелеген тәшкил итүче чаралар һәм КФХ оештыру һәм аның эшчәнлегендә норматив-хокукый база турында сөйләячәкләр.

Шунысын искәртү мөһим, туфракны ашлау авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алу һәм туфрактагы минераль ашламаларны тулыландыру өчен нигез булып тора. Ашламалар уңышны арттырып кына калмый. сыйфатын да яхшырта: шикәр, майлар һәм аксымнар. шулай ук биологик актив матдәләр арта. Болардан тыш, үсемлекләрне тиешенчә тукландыру - коры җәй шартларында да лаеклы уңыш формалаштыруның төп алымнарының берсе.

 .ТР авыл җухалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International