Гәрәева Зөлфия Сәлим кызы-Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре, 2018 елның ноябрендә, « Ел хатын- кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» Республика конкурсының «Минем язмышым-минем һөнәрем (Хатын-кыз җитештерүче ) номинациясендә район сайлап алу турын уздып, бүген, 2019 елның 1 февралендә, Әгерҗе шәһәрендә уза торган зона сайлап алу турында катнаша.
-Мин бик бәхетле , – дип елмая Зөлфия Сәлимовна. – Көн саен минем тормышымда, хәтта ул шатлыклы булмаса да, мин кемгә дә булса кирәклегемне аңлыйм. Минем ярдәмгә авылдашларым мохтаҗ, һәм мин аларга ни дә булса ярдәм итә алсам, мин бик бәхетле.