2019 елның 4 февралендә, - Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: һәр айның пәнҗешәмбе көннәрендә 8-12 сәгатьләрдә Авангард урамы, 74 нче йорт (подъезд № 2) адресы буенча теркәүче бүлекләрнең начальниклары күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.
Шунысын да өстәмә хәбәр итәбез, дәүләт кадастр учетына һәм (яисә) электрон рәвештә хокукларга дәүләт теркәвенә документлар тапшырган һәм документларны тикшермичә кире кайтару, дәүләт кадастр учетын һәм (яисә) хокукларга дәүләт теркәве уздыруны кире кагу турында, шулай ук хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү буенча карар алган гариза тапшыручыларны кабул итү №6 һәм №26 "тәрәзә"ләрендә алып барыла.
Шуңа игътибар итегез, мисал өчен, күчемсез милекне сатып алу һәм сатуны планлаштырган гражданнар Росреестр порталында "Тормыш ситуацияләре" сервисыннан файдалана алалар. Шушы сервис бәрабәренә конкрет очрактагы гамәлләр турында тулы мәгълүмат алу мөмкин.
Болардан тыш, Татарстан Росреестры тәүлек буе эшләүче колл-үзәк телефонын да хәбәр итә: 8 800 -100 -34-34, электрон адрес skype@rosreestr.org).
+8 843 255 25 10