Йорт җиһазын алыштырырга булдыгызмы? Нинди нечкәлекләрне истә тотарга һәм үзеңне хаталардан һәм ялгыш сайлаудан ничек сакларга соң?
Кагыйдә №1. Нигезләнгән һәм кат-кат уйланылган карар.
Йорт җиһазы - йортның бер өлеше, ул калган интерьерга туры килергә тиеш.
Кагыйдә №2 Профессиональ дизайнер
Шунысы мөһим, җиһаз дизайны өчен стильне тою гына җитми. Болардан тыш, зур тәҗрибә һәм җиһаз җитештерүдә белем кирәк.
Кагыйдә №3. Төгәл үлчәү
Үлчәүләр җиһазның төп техник параметрларын билгели.
Сез борынгы принципны кулланып эш итәргә тиеш: җиде кат үлчә, бер кат кис.
Кагыйдә №4 Профессиональ җыю.
Сүз җиһазны мөстәкыйль җыю һәм профессиональ оешмалар көче белән җыю турында бара. Заманча җиһаз предметы – катлаулы һәм төгәл механизм. Шкаф иясә диванны җыю өчен дрель һәм шөреп боргыч белән эш итә беләү генә җитми. Җиһаз һәм фурнитура деатльләре белән эш тәҗрибәсе кирәк.
Кагыйдә №5 Җиһазга заказны бина әзер булгач кына ясарга.
Әгәр бина төзелеп бетмәгән, идәннәре юк икән, үлчәү алып булмый. Гәрчә булачак үлчәүләрне, мисал өчен идән һәм стена калынлыгын белсәгез дә.
Кагыйдә №6 Җиһазга вакытында заказ бирергә.
Заказга җиһаз эшләү күп вакыт сорый, 3 айга кадәр вакыт узарга да мөмкин. Шулчагында срокны кыскартырга тырышабыз. Бу нинди нәтиҗәгә китерә соң?
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы