Әгерҗедә беренче тапкыр "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона туры узды. Анда барлык Татарстаннан хатын-кызлар катнашты. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән, "Татарстан хатын-кызлары" төбәкара иҗтимагый оешмасы, шулай ук Тарастан Республикасы профсоюзлар Федерациясе, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән, ел саен уздырыла торган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсына старт бирелде. Әлеге конкурс республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәниятка, рухилыкка, үсеп килүче буын тәрбиясенә, гаилә иниститутын ныгытуга сизелерлек өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә тәкъдим итү максатында уздырыла.
Быел Минзәлә районын түбәндәге хатын-кызлар тәкъдим итте: Розалина Ишимбаева ("Язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә җиңүче), дипломантлар: Рамзия Лебедева («Мәдәният һәм рухилык» номинациясендә), Зөлфия Гәрәева ("Язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә җиңүче), Светлана Мәхмүтова (шул ук номинациядә). Финалга чыгу өчен Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә. Менделеевск, Тукай районнары конкурсантлары көрәште.