01 февральдә "Театрны үз кулларыбыз белән ясыйбыз" программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Наталья Хәмидуллина дәрес уздырды.
Театр түгәрәгенең аерылып торган үзенчәлеге шунда: алар сәләтләре төрле булган һәр балага үз-үзен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Балалар үзләре уйлап тапкан әкият каһарманнарын үзләре үк ясадылар.
Театральләшкән эшчәнлек һәр әдәби әсәр һәм әкиятнең әхлакый юнәлешләре - дуслык, игелек, намуслылык, кыюлык - булу бәрабәренә, социаль күнекмәләр тәҗрибәсен формалаштырырга һәм яхшылык белән явызлыкка үз мөнәсәбәтләрен белдерергә мөмкинлек бирә.