Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:

- төнлә һәм көндез күз күреме начараю күзәтелә, секундына 16 метр тизлектә көньяк-көнчыгыштан көчле җил;

- көндез көчле кар, бозлавык, юлларда кар көртләре.

Казанда:

Аязучан болытлы. Төнлә аз гына кар, көндез көчле кар. Буран, көндез урыны белән бозлавык. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр, көчле җил - секундына 15 метр тизлектә.Төнлә белән минималь һава температурасы -18..-20˚, аязган вакытта -23˚; көндез максималь һава температурасы -8..-10˚. Юлларда бозлавык. кар көртләре.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы. Кар, көндез урыны белән көчле. Буран, көндез урыны белән бозлавык. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11, көчәйган вакытта 16 м/с. төнлә минималь һава температурасы -18..-23˚, аязган вакытта көнчыгыш районнарда -28˚, көньяк-көнбатышта -10..-15˚; максималь һава температурасы көндез -6..-11˚, көнчыгышта -16, көньяк-көнбатышта -1..-6˚. Юлларда бозлавык, кар көртләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International