Иминият пенсияләрен ел саен индексацияләү эшләмәүче пенсионерларга түләүләрне 7,05%ка арттырды. Акчалата эквивалентта өстәмә түләү уртача 1000 сум тәшкил итте. Әмма пенсиягә федераль социаль түләүләр алучыларның барысы да артуны сизмәде, чөнки федераль өстәмә социаль түләүләр күләме киметелде.
Пенсиягә федераль социаль түләүләр (ФСД) - пенсионер яшәгән төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан ким булган эшләмәүче пенсионерга билгеләнә торган матди тәэмин ителеш. Татарстан Республикасында 2019 елга ФСД түләү өчен яшәү минимумы 8232 сум итеп билгеләнгән.
Эшләмәүче пенсионерның матди тәэмин ителешен исәпләгәндә, Пенсия фонды һәм социаль яклау органнары башкара торган барлык түләүләр дә исәпкә алына. Боларга пенсия, социал хезмәтләр җыелмасының акчалата бәясе, өстәмә матди тәэмин ителеш, шулай ук җирле үзидарә органнары тәкъдим итә торган акчалата социаль ярдәм чаралары да керә.
Әйтик, 2018 елның 1 декабренә эшләмәүче пенсионерның иминият пенсиясе 6 220 сум тәшкил итә һәм социаль яклау линиясе буенча акчалата түләү - 466 сум. Нәтиҗәдә, гомуми сумма 6 686 сум була һәм бу републикада пенсионерның яшәү минимумыннан түбән. Шуның өчен Пенсия фонды ФСДны түбәндәгечә исәпли: 8 232 сум - 6 686 сум = 1 546 сум. Нәтиҗәдә гражданин 2018 елның декабренә 6 220 сум (пенсия) + 1 546 сум (ФСД), барлыгы 7 766 сум алган.
БУ МӨҺИМ! Пенсионерның матди тәэмин ителешенең бер яисә берничә тәшкил итү күрсәткеченең артуы ФСД күләменең кимүенә һәм аны кабаттан исәпләүгә китерә.
Шуннан чыгып, 2019 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 1 декабренә 6 220 сум күләмендә билгеләнгән иминият пенсиясенең күләме индексацияләнгәннән соң 6658 сум тәшкил итә.
(6 220 руб. х 1,0705 = 6 658 сум 51 тиен.) Шуны да онытмаска кирәк, гражданинга социаль яклау линиясе буенча акчалата түләү бирелә. ул 2019 елда 486 сум булды. Нәтиҗәдә аның матди тәэмин ителешенң гомуми суммасы болай: 6 658 сум. + 486 сум = 7 144 сум. Нәтиҗәдә, аның ФСД күләме кабаттан исәпләнәчәк.
2019 елның гыйнварына әлеге гражданин : 6 658 сум (индексацияләнгән пенсия) + 1 088 сум (ФСД), барлыгы 7 746 сум алачак.