ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан социаль ярдәм алучы балигъ булмаган балалар өчен Минзәлә муниципал районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Япошка" кафесы җитәкчесе Максим Архипов ярдәмендә әфган сугышында катнашучылар белән очрашу узды.

 

Начар метеорологик күренешләр:

15 февральдә көннең икенче яртысында һәм кичен, 16 февраль төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, җил көчле көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны белән 15-18 м/с, күз күреме 500-1000 метрга начараю белән буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген тыл хезмәтчәне Улемаева Мәрзия Салих кызыны 90 яшь тулды.

Начар метеорологик күренешләр:

13 февраль көнне кичен һәм 14 февральдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә буран, бозлавык көтелә, төнлә көньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил (Казанда - 13 февраль кичендә, 14 февраль төнендә) 

 

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан үзешчән театр коллективларының район фестивале уздырылачак.

 

Бүген Минзәләнең иң өлкән кешеләренең берсе булган Михаил Кузнецовка 100 яшь тулды. Ул шушы шәһәрдә туган, шунда үскән. Михаил Павлович - Бөек Ватан сугышы ветераны.

 


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

"Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык алып баруы турында"гы Федераль законында гомуми кулланылыштагы җирләрнең коммерцияле булмаган ширкәтләрнең барлык бакчачылык әгъзаларының өлешле хосусыйлыгына тапшырылу мөмкинлеге каралган.

 

Узган, ягъни 2018 елда “Калморза” ҖЧҖ хуҗалыгы югары маржиналь культураны, ягъни 200 гектарда җитен үстергән иде.

Начар һәм куркыныч метеорологик күренешләр фаразланмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International