Калморза җитенен Германиядә эшкәртәләр

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Узган, ягъни 2018 елда “Калморза” ҖЧҖ хуҗалыгы югары маржиналь культураны, ягъни 200 гектарда җитен үстергән иде.

Бу культура районыбызның бер генә хуҗалыгында да үстерелми, җитен культурасын республикабызда да бик сирәк үстерәләр.  Көз көне аны ОВС-25 маркалы орлык чистарткыч аша чыгарып складка салып куйдылар. Хәзер менә шушы чистартылган җитен орлыгын бер тонналы капчыкларга тутырып икенче складка кертәләр. Орлыкны капчыкларга тутыруда машинист Александр Срывов һәм эшчеләр Ләйсән Кирамова, Разил Басыйров өлгер эшлиләр. Алар тутырган 10 тоннадан артык орлыкны “Амкодор” төягечендә эшләүче механизатор Мирсәгыйт Мирзашәрипов икенче складка кертеп тора. Җитен орлыгының беренче партиясе кичә, ягъни 11 февраль көнне Смоленск шәһәренә озаттылар. Аннан соң ул җитенне Германиягә җибәрәчәкләр. “Калморза” хуҗалыгы эшчәннәре барысы 350 тонна җитен үстергәннәр иде.   Безнең белешмә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бер тонна җитен орлыгының бәясе 21 мең сум тора. Аны кулланучы үзе килеп ала. Бер тонна җитеннән 500 килограмм май сыгып алына, диләр. Кибеттә 250 граммлы шешәдәге җитен мае 82 сумга сатыла.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International