Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Кузнецовка 100 яшь тулды.

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Бүген Минзәләнең иң өлкән кешеләренең берсе булган Михаил Кузнецовка 100 яшь тулды. Ул шушы шәһәрдә туган, шунда үскән. Михаил Павлович - Бөек Ватан сугышы ветераны. Армия хезмәтенә ул 1940 елның апрелендә алына. Сугыш башлангач, 266 укчы полкында укчы була. Мәскәү оборонасында катнаша.

Бил өлешенә, күкрәк куышлыгына, сул кулына кыйпылчык кереп, яраланганнан соң, 1943 елда демобилизацияләнә. "Германияне җиңгән өчен". "Мәскәү оборонасы өчен", "Сугышчан батырлык өчен" медальләре. "Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә" юбилей медале кебек күпсанлы бүләкләре бар. 

Михаил Павлович гомер буе авыл хуҗалыгы техникумында слесарь-электрик булып хезмәт куя. Яше олыгайгач, күрми башлый. Хәзер ул ишетми дә. йөри дә алмый.

Бу бабай күпне күргән. күпне кичергән - сугыш, ачлык-ялангачлык кичергән, тормыш иптәшен, бердәнбер улын югалткан. Сәламәтлеге бөтенләй какшагач, картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәргә карар кылган.

Ветеранны беренчеләрдән булып, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева. район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова котлады.

Камил Рим улы юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммаларын укып тапшырды, яхшы теләкләр белән бүләк бирде.

Ирина Исмәгыйлова, интернат-йорт директоры:

- Игелек йортыбызда эшләүчеләрнең кайгыртучан хезмәте нәтиҗәсендә Михаил Павлович биредә яхшы яши, тамагы тук, тәрбияләнгән. Кәефе яхшы булганда. ул җырлап та җибәрә. Йортыбызда шундый өлкән кешенең яшәве белән без горурланабыз.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/veteranu-vov-mikhailu-kuznetsovu-ispolnilos-100-let

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International