Начар метеорологик күренешләр:
15 февральдә көннең икенче яртысында һәм кичен, 16 февраль төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, җил көчле көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны белән 15-18 м/с, күз күреме 500-1000 метрга начараю белән буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә аз гына кар. Көндез кар, буран. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүчән 6-11, көндез урыны белән 15-18 м/с. төнлә минималь һава температурасы -10..-12º, көндез максималь һава температурасы -4..-6º. Юлларда бозлавык, көндез кар көртләре.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә аз гына кар. Көндез кар, буран. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүчән 6-11, көндез урыны белән 15-18 м/с., төнлә минималь һава температурасы -7..-12º, аязган вакытта -15º,көндез максималь һава температурасы -3..-8º. Юлларда бозлавык, көндез кар көртләре.