2019 ел, 12 февраль - "Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык алып баруы турында"гы Федераль законы нигезендә, гомуми кулланылыштагы җирләрнең коммерцияле булмаган ширкәтләрнең барлык бакчачылык әгъзаларының өлешле хосусыйлыгына тапшырылу мөмкинлеге каралган. Мондый җир кишәрлегенә гомуми өлешчә хосусыйлыкка хокук дәүләт теркәве узу белән барлыкка килә.
Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатуынча, әлеге хокукны теркәү өчен документлар пакеты әзерләргә кирәк. Шул ук вакытта документлар исемлеге төрлечә булырга мөмкин - гомуми кулланылыштагы җир кишәрлеге дәүләтнеке яисә муниципаль хосусыйлыкта яки ширкәткә карыймы - бу шуларга бәйле.
Әгәр җир кишәрлеге дәүләт яисә муниципаль хосусыйлыкта һәм ширкәт чикләрендә урнашкан икән, шушы Закон таләпләре нигезендә, мондый җир кишәрлеге җир кишәрлекләренең хуҗалары булган затларның гомуми өлешчә хосусыйлыгына тәкъдим ителергә тиеш. Мондый җир кишәрлеген тәкъдим итү максатыннан, җир кишәрлеге урнашкан башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр гомуми кулланылыштагы җир кишәрлеге хосусыйлык хокукларында ширкәткә карый икән, бакчачылык территориясе чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре хуҗаларының барысы да ризалык белдергән очракта, ул җир кишәрлекләренең хуҗалары булган затларның гомуми өлешле хосусыйлыгына бушлай тапшырылырга мөмкин.
Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10