Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан социаль ярдәм алучы балигъ булмаган балалар өчен Минзәлә муниципал районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Япошка" кафесы җитәкчесе Максим Архипов ярдәмендә әфган сугышында катнашучылар белән очрашу узды.
Җылы, дустанә мөгамәләдә ветераннар үсмерләргә Әфганстандагы сугыш хатирәләрен, күрсәткән батырлыклары, рус солдатларының сугышчан дуслыгы, бердәмлеге турында сөйләделәр. Балалар тын да алмыйча, сугышның эчендә булган якташлары сөйләгәнне тыңладылар. Балалар күп сораулар бирделәр, "патриотизм", "батырлык", "Туган илгә мәхәббәт" төшенчәләре турында сөйләштеләр.