Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина парламент атнасының төп нәтиҗәләрен билгеләде.
14 февральдә, Сочида Россия инвестиция форумы кысаларында Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының "АПК продукциясе экспорты: төбәк повесткасы" эшлекле сессиясе узды.
Туган якны өйрәнү музеенда интернат-йортта тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия оештырылды. Экскурсоводның кызыклы сөйләме буенча алар туган як турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр.
"Терроризмга һәм экстремизга каршы - бергәләп" темасына әңгәмә
Минзәләдә урнашкан әлеге үзәк яшьләр арасында хәрби патриотик темага төрле чаралар үткәрә.
Бу истәлекле вакыйганы ул күтәренке кәеф белән, якыннары янәшәсендә каршылый.
Дәүләт Думасында "хөкүмәт сәгате" барышында Транспорт министры Евгений Дитрихның отчеты тыңланды һәм тормышка ашыру 2017 елда башланган ""Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проектын тикшерделәр.
2019 елның беренче аенда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе торак биналарга 6079 (шуларның 2 195е - Казанда) һәм 2949 җир кишәрлекләренә (шуларның 779ы - Казанда) килешү теркәлгән.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан социаль ярдәм алучы балигъ булмаган балалар өчен Минзәлә муниципал районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Япошка" кафесы җитәкчесе Максим Архипов ярдәмендә әфган сугышында катнашучылар белән очрашу узды.
Начар метеорологик күренешләр:
15 февральдә көннең икенче яртысында һәм кичен, 16 февраль төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, җил көчле көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны белән 15-18 м/с, күз күреме 500-1000 метрга начараю белән буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык.