Терроризмга һәм экстремизмга каршы - бергәләп

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Терроризм һәм экстремизмны булдырмау буенча планны тормышка ашыру кысаларында, 11-14 февраль көннәрендә "Веста" күп функцияле үзәк белгечләре Минзәлә муниципаль район башлыгы ярдәмчесе белән бергә"Терроризмга һәм экстремизмга каршы - бергәләп" темасына әңгәмә уздырдылар. Чара барышында "экстремизм", "терроризм" төшенчәләре, терроризм төрләре аңлатылды, тормыштан мисаллар китерелде. Террор актлары корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International