Дәүләт Думасында "хөкүмәт сәгате" барышында Транспорт министры Евгений Дитрихның отчеты тыңланды һәм тормышка ашыру 2017 елда башланган ""Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проектын тикшерделәр.
Проект россиялеләрне заманча, имин, сыйфатлы юл инфраструктурасы белән тәэмин итүгә, шуннан чыгып, тормышның сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комиссия рәисе урынбасары Әлфия Когогина: "Юл төзелеше дәүләт әһәмиятендәге тема. "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проектын финанслауга дәүләт 2019 елда 110 млрд сумнан артык (бу 2018 елдагыга караганда 2,5 тапкыр артык) акча юнәлтеләчәк. Безнең алда зур күләмле эш башкару тора".
"Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты Россия Федерациясенең 83 субъектындагы агломерацияләр формалаштыручы 104 шәһәрне үз эченә ала.