Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина парламент атнасының төп нәтиҗәләрен билгеләде.
Дәүләт Думасында "Россия Федерациясендә паллиатив ярдәмне законлы тәэмин итү" темасына парламент тыңлаулары узды. Парламентарий лар төбәк вәкилләре, экспертлар. волонтерлар, хоспис хезмәткәрләре белән паллиатив медицина ярдәме турында закон проектына төзәтмәләр буенча тәкъдимнәрне, шулай ук булачак законның үтәлешен тикшерделәр.
Лифтларны карап тоту һәм алардан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен бозган өчен эксплуатацияләүче оешмаларга җаваплылык кертелә. Штраф 350 мең сум тәшкил итәчәк. Закон проекты беренче укылышта үтте.
Атна ахырында Әлфия Когогина Сочида узучы Россия инвестицион форумында катнашачак.