Минзәләдә урнашкан әлеге үзәк яшьләр арасында хәрби патриотик темага төрле чаралар үткәрә.
Минзәлә автомәктәбе бинасының хәрби-патриотик зона үзәге классында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район хәрби комиссары Сергей Владимиров, яшь армиячеләрнең җитәкчесе Андрей Титов, шәһәребезнең урта уку йортлары директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, спорт һәм яшьләр бүлеге, “Веста” яшьләр үзәге, әфганчылар: Альберт Миннахметов, Флүс Усманов катнашында районда хәрби-патриотик үзәкнең эше буенча фикер алыштылар.