Бу истәлекле вакыйганы ул күтәренке кәеф белән, якыннары янәшәсендә каршылый.
Гөлсинә Вәли кызы Тауасты Байлар авылында туган, шунда үскән. авыр сугыш елларында колхозда төрле эшләр башкарган. 1957 нче елда Мияш авылы егетенә кияүгә чыккан, бергәләшеп өч бала тәрбияләп үстергәннәр. һәркайсына белем биргәннәр. 1973 нче елдан почтальон булып эшли башлаган. Кайда гына эшләсә дә, эшкә ул җаваплы караган. тырышып эшләгән. Ул тормышын эшсез күз алдына китерә алмый. Лаеклы ялга чыккач та, эшләвен дәвам иткән. Фидакарь хезмәт өчен күпсанлы Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын ул бүген дә кадерләп саклый.
Бүгенге көндә дә ул ялгызы яши, өйдәге эшләрне үзе башкара. Биш оныгы, алты оныкчыгы килеп хәлен белеп торалар.