Бүген тыл хезмәтчәне Улемаева Мәрзия Салих кызыны 90 яшь тулды.
Бу көнне аны истәлекле дата белән шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова котлады. Юбилярга ныклы сәламәтлек, Бөек Ватан сугышы елларында һәм тыныч тормыштагы тырыш хезмәте өчен рәхмәт сүзләре, матур теләкләр теләделәр. Олы кунаклар юбилярга Россия Федерациясе Президентының котлау хатын һәм район башлыгы айдар салаховның бүләген тапшырдылар.
Мәрзия Салих кызы Минзәләдә туган, 7 сыйныф укыган, Минзәлә медицина училищесын тәмамлаган. Актаныш санэпидемстанциясендә эпидемиолог ярдәмчесе булып эшләгән. аннары Актаныш район үзәк хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып хезмәт куйган. Тормыш иптәше Ильяс Шәех улы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген дә бергә матур итеп яшиләр. Балалары, оныклары кунакка килә
.