2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан үзешчән театр коллективларының район фестивале уздырылачак.
Аның максаты - рухи культура формалаштыру, Татарстан халыкларының мирасына сак караш тәрбияләү, бүгенге заман яшьләрен дөнья мәдәни мирасын өйрәнүгә мотивацияләү һ.б.лар.
Әлеге фестивальне район башкарма комитеты, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, мәднәият һәм мәгариф бүлекләре оештыра.
Бу күркәм чарада мәктәпкәчә белем гомуми белем учреждениеләренең театраль коллективлары, урта махсус белем бирү учреждениеләре. шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары, авыл үзешчән театр коллективлары катнашачак. Спектакльләр татар һәм рус телләрендә куелырга мөмкин.
Иҗади коллективлар чыгышларына түбәндәге критерийлар буенча бәя биреләчәк: драматик материал, режиссерның уйлап табуы, сәхнә теле, сценография, актерлар уйнавы.
Регламент: балалар коллективлары чыгышы - 30-50 минут, өлкән коллективлар - 1,5 сәгатькә кадәр.
Фестиваль өч турда уздырыла:
1 тур - урыннарда ( февраль-апрель);
2 тур - сентябрь-октябрь;
3 тур - ноябрь (2-3 турларда чыгышлар театр сәхнәсендә узачак).